Статьи

Тәңре үзе ярлыкасын

Редакция бүлмәсенә китаплар, газеталар тотып Рафаэль абый Бәзертинов килеп керде. Татар матбугатын игътибар белән укып баручыларга бу исем күптән таныш:Рафаэль әфәнде татар халкы тарихына, борынгы тәңречелеккә багышланган берничә китап, йөзләрчә язма авторы. Хәер, аның язмалары бездә генә түгел, Төркия, Казахстан,Кыргызстанда да даими басыла.

Рафаэль Бәзертиновны бүген төрки-татар дөньясында үз урынын алып килүче тәңречелек юнәлешенең төп идеологларыннан берсе дию дә џич ялгыш булмас. Бу юлы ул безгәүзенең яңа гына басылып чыккан “Тюркско-татарские имена” (“Төрки-татар исемнәре”) китабын алып килгән. Бу китапка ике меңнән артык исем тупланган. Рафаэль әфәндебелән кызыклы гына әңгәмә дә корып алдык.


– Рафаэль абый, бүген сез алга сөргән тәңречелек нәрсә ул? Әнә кайбер дин белгечләре аны мөселман секталары рәтенә дә кертә.

– Кыскача гына итеп әйткәндә, тәңречелек төрки-татарның төп џәм үз дине ул. Аны мәҗүсилек, сыннарга табыну белән бутарга ярамый. Шулай ук тәңречелекне секта дипатау да – ахмаклык. Күз алдыгызга китерегез: ислам, насари диннәренең 1,5-2 мең еллык тарихы булса, тәңречелек 3-4 мең ел элек үк, бәлки аннан да элгәре барлыкка килгән џәмтөрки халыкның үз арасында туган дин ул. Тәңречелек онытылган дию дә урынсыз. Алтай, хакас, якут, казах, кыргыз халыкларының бер өлеше әле дә шул табигый динне тота. Бездәдә Тәңре – бер Аллабыз диючеләр байтак. Катлаулы тоелса да, гади мәсьәлә бу. Шул ук чишмәләрне, тауларны, аерым шәхесләрне изгеләштерү, бик күп йолалар, Су анасы, Бичура,Шүрәлеләр тәңречелектән килә.

– Бүген безнең халык, асылыбызга кайтабыз, дип ислам динен күтәрә бит...

- Ислам дине ул гарәпләр арасында туган, алар өчен дип туган дин. Гарәп халкының яшәү рәвешен, менталитетын, гореф-гадәтләрен истә тота ул. Ә без бит дала халкы, төркихалык. Безнең исламга кадәр үк үз динебез, үз алфавитыбыз, үз йолаларыбыз булган. Һич тә начар булмаган ул. Тәңречелек – бер Тәңрегә сыенып, табигать белән бер булып, анысаклап яшәү дине ул. Бүгенгечә итеп әйтсәк – экологик дин. Тәңречелектә җәмгыятькә џәм табигатькә зыян салу гына тыела. Мин џич кенә дә ислам диненә каршы түгел. Христиан дине дә яшәсен. Тик менә тамырдан безнең халык дине түгел бит алар. Әйтик, гарәпчә дога укыган кеше күп очракта нәрсә турында укыган-сөйләгәнен дә аңламый бит. Христиан дине дә безгә ят.

– Динчеләр бит ислам дине безнең халыкны халык итеп саклап калган диләр...

– Әйтергә була инде ул. Беренчедән, төрки-татарның үз цивилизациясе бары тик тәңречелек яшәгәндә генә булган. Тәңре динендәге Чыңгыз чорын искә төшерегез. Бату дашулай ук. Ә менә мөселман миссионерлары тәрбияләгән Үзбәк тәхеткә килгәч – Алтын Урда да бетү юлына баса. Хәер, кайберәүләр: “Без динне Болгар чорында ук кабулиткәнбез?!”– диләр. Ибн Фадланны игътибар белән укыгач та, болгарлар үз диннәрен гарәпләргә 4000 динарга сатып, мөселман дине кабул иткән дигән фикер туа. Ләкин исламныңИдел буе татарлары арасында ныклап таралуы да XVIII гасырга гына карый. Шәҗәрәләрдәге исемнәрне генә карагыз – патша хөкүмәте татарларны кул астында тотар өчен Диниянәзарәте оештыргач џәм бала исемнәрен муллалар куша башлагач кына күпләп кергән бит мөселман исемнәре безгә.

– Ә әлифба мәсьәләсе?

– Төрки халыкларның үз алфавитлары булган. Рун язуы дип атыйлар аны. Күлтәгин, Билге-каган язулары шул алфавит белән язылган. Соңрак уйгур, аннан гарәп язуы кабулитүләр, соңгы еллардагы латин, кириллицага күчүләр берничә меңьеллык тарихыбыздан мәхрүм иткән безне, халыкның аңы ук үзгәргән. Бүген теләгән кеше рун алфавитынөйрәнә ала. Өйрәнүчеләр бар инде. “Безнең юл” газетасында без әлеге алфавитны даими бастырабыз.

– Сезнең төрки-татар тарихына үз карашыгыз. Каян башланган ул?

– Тарих – бик кызыклы әйбер џәм еш кына рәсми тарих чын тарихтан нык аерыла. Менә шул аерымлыклар үткәнебезне ныграк өйрәнергә этәрде дә инде мине. Төрки-татар –бөек халык. Ул яшәргә, үсәргә тиеш. Сер түгел: бүген цивилизацияләр көрәше бара. Христиан диненә нигезләнгән Көнбатыш, исламга нигезләнгән Көнчыгыш џәм Конфуцийбелән Будда тәгълиматларына нигезләнгән Кытай. Цивилизациянең өч нигез ташы бар: тел, дин џәм алфавит. Телебез бетеп бара, динебез џәм алфавитыбыз гарәпнеке – безнең үзцивилизациябез юк. Ә үз диннәрен, үз язу џәм телләрен саклаган японнар шул бөтен өч цивилизациягә каршы торырлык көч җыйды. Төрки халыклар да бүлгәләнмичә үз диннәре,үз алфавитларына кайтып үз цивилизациясен төзи икән – алар яшәячәк, ә юк икән – юк инде. Тора-бара я Көнбатыш, йә гарәп дөньясы безне йотачак. Әнә кайберәүләр бүген үкрадиодан: “Исәнмесез”, дип исәнләшү дөрес түгел, “Әссәламегаләйкем”, дип сәламләшергә кирәк диләр. Белмим, кайберәүләр өчен бәлки татарлык бетеп мөселманлык кына калукулайдыр да, ләкин минем төрки-татар булып каласым, бөек бабамнарча яшисем килә.

– Тарафдарларыгыз күпме?

– Бик күп түгел, әмма бар. Газетабыз да шактый тарала, башка эшләребез дә бар. Әйтик, елга берничә тапкыр татарлар өчен изге булган Иске Казан янындагы тауга тарихи-экологик лагерьга җыелабыз. Анда меңләгән агач утырттык, изге чишмәләрне карыйбыз. Хәер, әле бит Биләрдәге Хуҗалар тавы да бар. Тәңречелекне торгызу – юк нәрсә ул дипяисә халык башын бутау дип әйтү дә ахмаклык. Без – төрки-татарның бер кыйпылчыгы, без яшәячәкбез.

***

...Рафаэль әфәнде белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Монысы џәркемнең үз ихтыярында. Бүген бездә дин иреге икән – тәңречелек тә яшәргә хокуклыдыр, мөгаен.Кемнең хаклырак икәнен киләчәк күрсәтер...


Илфак ШиҺапов

18 октябрь 2005 ел. Ватаным Татарстан