Статьи

Тәңречелек милләтне саклый

Соңгы еларда татарлар арасында тәңречеләр пәйда булды. Гадәттә, алар җәйен Биектау районындагы Иске Казан җирәндә җыеннар оештыра. Агач утыртып, чишмәләрне чистартып, төрле борыңгы йолалар үткәрәләр. Тәңречлек – борыңгы төрки халыкларның ышануы. Ул үз эченә бердәнбер изге көчкә ышану белән бергә ата-бабалар рухына, ниндидер тотемга табыну, шаманлык, им-томны ала. Аның язма доктринасы да, изге китабы да юк. Күчмә халыкларда ул телдән телгә күчеп йөргән. Шулай да бу эшне тарихчы Рафаэль БӘЗЕРТИНОВ башкарып чыкты. Аның урыс телендә дөнья күргән “Татары-тюрки – потрясатели Вселенной”, “Тэнгрианство – религия тюрков и монголов” китаплары куплэрдә зур кызыксыну уятты.

— Рафаэль әфәнде, тәңречелекнең төп идеясе нәрсәдән гыйбәрәт?

— 4-5 мең элек күчмә тормышлы төрки халыкларның дөньяга узгә карашы, яшәү рәвеше булган.Ул тәңречелек дип атала. Мәҗүсилектән аермалы буларак, бер Тәңрегә ышануга корыла. Тәңречелек турында мәгълүмат кытай тарихи чыганакларда сакланган. Төркиләр үзләрен Тәңре уллары дип санаган. Аларда бервактта да коллык булмаган. Тәңре уллары бөек Һава концепциясе буенча яшәгән.

Тәңречелекнең төп идеясе – гаделлек урнашытыру. Дәүләтнең башлыгы сайлаганда Тәңре аңа халык белән идарә итү өчен мандат бирә. Хан гадел, ачык күңелле, изге җанлы булган очракта гына мандат еллар дәвамында саклана. Әгәр дә башлык дәүләтне, үз халкын кайгыртмыйча яши башлый икән, мандат алына. Хан тәхеттән үз теләге белән китмәсә, аның урынына башкасын куйганнар. Яхшы императорлар кулы астында дәүләт үсеш алган, начар булганда, деградация башланган. Ул вакытта халык ризасызлык белдерә, бәрелешләр, инкыйлаблар була. Дәүләттә һәр нәрсә дә тәңречелек ышануына нигезләнгән. Гади тормыш, гадәтләр, фәлсәфә, дипломатик эшләр алып бару – барсы да шуңа таяна.

Шул рәвешле империя концепциясен кытайлар, аннары японнар үзләренә күчереп ала. Безнең эрага кадәр 2695 елда Кытайның төньягындагы Шань нәселенең кнәзлеге төркиләрдән дәүләт дәрәҗәсендә эшләүче Һава концепциясен ала. Төркиләр Тәңре дип инанса, кытайлар императорларының исемен алып, Шандига табынганнар.

Тәңречелек гадәтләре татарларда бүген дә саклана. Бала туу, аңа исем бирү, кеше үлгәч, аны күмү, мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын укыту, никах уку – барсы да тәңречелектән килгән гадәтләр.

Татарга ислам, христиан дине кергәч, милләтнең тормышы тар-мар килде, чит дин белән бергә аның яшәү рәвеше генә түгел, дөньяна таны фәлсәфәсе дә үзгәрә. Элек Тәңре уллары булганбыз, хәзер Аллаһнын коллары. Әгәр кешенең ышанычлы танянычы юк икән, ул көчсезгә әйләнә, тиз җиңелә. Ул тормышта гаделлек эзләргә тырыша, ләкин система шулай корылган: суд аша да, кануннар белән дә хакыйкәтне таба алмыйсың. Тәңречеләр – ул “клуб по интерасам” да, түгәрәк тә түгел. Ул – татарларның асылы, яшәеш фәлсәфәсе. Әнә кытайлар белән японнар техник үсеше Европа, Көнбатыш, дәрәҗәсендә, ә яшәү рәвешлә үзләренеке. Шуңа да көчле алар.

Бүген татарның үз дәүләте юк, саклый алмый ул үзен. Анын йөзен, асылын югалтмыйк дисәк, тәңречелек гадәтләре буенча яшәргә кирәк. Теләкләрне гарәпчә түгел, ә туган телдә әйтергә өйрәник. Изге көчкә безнең өчен чит гарәпчә урынына үзебезчә дәшү мөһим. Бу телне саклап кала ала. Татарстанда 2000 ләп мәчет төзелде, ә халык йөрми бит анда. Динне бизнеска әйләндереп бетерделәр. Кеше бүген муллага сәдака биреп, гөнаһлардан арынам дип ышана. Акча түли дә вәссәләм. Гарәп телендә укылган догаларны тыңлап та тормый, чөнки аңламый ул аны. Кеше генетик дәрәҗәдә тутый кош булырга теләми. Попугай гына аңламыйча ниндидер сүзләрне кабатлап утырырга мөмкин.

Безнең милләтчеләр бүген милләтне күтәрергә, телне сакларга кирәк дип сөйли. Ә милләте саклау концепциясендә ислам дип язалар. Ничек инде ислам?! Ислам –интернациональ дин, анда милләткә урын юк. Милләтчеләр гарәпләр кебек киенеп, гарәпчә укып, бәйсезлек турында сөйлиләр. Гарәп милләтчесе булып чыга түгелме соң алар?!

— Бүген татар теле кулланышта булмавы, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрә алмавында ислам гаепле булып чыгамы сезнеңчә?

— Миңа еш кына син исламга каршы дип әйтәләр. Юк, алай түгел. Исламга йә христиан диненә каршы булсам, бүгеннән үк халыны тәңречеккә күчегез дип өндәп йөрер идем. Әгәр гарәп кешесе тели икән, 5 тапкыр намазын укысын, Аллаһка ялварсын, чөнки бу гарәпләр дине. Ул алар өчен бик уңайлы, яхшы дин. Бүген татарның теле, милли йөзе югала икән, монда баласын ислам мәдәнияте рухында тәрбияләгән ата-ана гаепле. Догаларны гарәпчә өйрәтәләр. Бала аңламаган килеш шуны кабатлый.

Кайчакта фәлән әби намазлы, иртәдән кичкә кадәр намаз укый дип тел шартлаталар, сокланалар. Ә карасаң, балалары төрмәдә утыра яисә оныклары чирле, бәхетсез. Ничек килеп чыга соң бу?! Ана кеше көне-төне Аллаһтан бәхетле тормыш сорый, ә күңел тынычлыгы юк, балаларына юл ачылмый, бәхет елмаймый. Ә хикмәт менә нәрсәдә. Дога әйткәндә һәрвакыт Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның нәселенә саулык телиләр. Димәк, кеше иртәдән кичкә кадәр гарәп милләтеннән булган Мөхәммәдкә, аның туганнарына, нәселәнә уңышлар тели. Ә үзенеке читтә кала булып чыга.

Әгәр дә халыкларга, милләтләргә төрле тел бирелгән икән, димәк, ышаныч та туган телдә булырга тиеш. Балаларны кечкенәдән үз телебездә теләкләр әйтергә өйрәтә алсак, туган тел мәктәпләрдә укытылмаган очракта да сакланачагына иманым камил.

— Тәңречелек төрки дала халыкларның дине булган. Бүген аның яңарышы кайда һәм кайсы халыкларда күзәтелә?

— Кыргызларда рәсми дин – ислам. Ләкин алар күңелләре белән гарәп динен кабул итми. Казахстанда да шул ук хәл. Бигрәк тә Казахстанның төньягында яшәүчеләр безгә ата-бабаларның рухы якынрак дип әйтә. Якут, тывалыларда рәсми дин – буддизм, ләкин чынында алар үз динен тота. Якут, кыргыз, казахларда яңарыш күзәтелә. Азәрбайҗаннарда тәңречелеккә тартылу зур. Азәрбайҗан дәүләт дине ислам булган Иран белән күрше, иран мадәниятенең тәэсире көчле. Шулай да, Азәрбайҗан фәннәр академиясендә милләтнең үсешендә тәңречелекнең роле хакында фәнни хезмәтләр языла.

2005 елны Франциянең тикшеренү институты Алматыда тәңречелек буенча конференция дә оештырды. Төрки илләрдән галимләнәр бар иде. Русиядән мин катнаштым. Шунда бер фрунцуз галиме төркиләр үз асылын һаман да аңлый алмый, алар ислам белән христиан дине арасында бәрелеп-сугылып йөри, ләкин аларны әлегә кадәр фәрештә кебек тәңречелек саклый дип әйтте. Казах, кыргыз галимнәре дә төрки халыкларның киләчәге тәңречелек дип белдерә. Алтайлылар да алга китә алмады бу юнәлештә, мин анда булаганда алар миңа: “Син безгә тәңречеклекне кайтарырсың” дигәннәр иде.

— Ә татарлар тәңречелекне ничек кабул итә? Бүген аңа нигезләнеп яшәүчеләр бармы? Алар күпме?

— Аларны кем санаган инде?! Бернинди дә хисап алып барылмый. Мөселманнарның санын мәчетләргә йөрүчеләрдән барлый алалар. Ә бездә андый мөмкинлек юк. Ләкин тәңречелеккә кайтып, үз дине белән яшәүчеләр бар. Алар күп яисә азмы, әйтә алмыйм. Гарәп телендә намаз укыйм дип, тәңрече икәнен яшерүчеләр дә бар. Минемчә андый статитстика алып барырга кирәк тә түгел.

Гади халык арасында тәңречелек белән кызыксынучылар шактый. Күптән түгел минем китаплардан сукырлар өчен аудидиск эшләргә дип рәхсәт сорап мөрәҗәгать иттеләр. Басмалар кулдан-кулга йөри, сатуда бик табып булмый.

— Ә милли интеллегенция арасында сезнең тарафдарлырыгыз бармы?

— Зур галимнәр хезмәтемне күрергә теләмиләр. 2007 елда мин РТ призидентнын советникына Рафаэль Хәкимов янына барып, ничәмә-ничә мәчет, чиркәү, синагогалар салынды, ә тәңречеләр өчен бер ни юк дип әйттем. Тәңре йортын салуларын сорадык. Ул: “Ата-бабаларның рухы түгел, евроислам кирәк” дип җавап кайтарды. Шәймиевка та хат язып карадык, ул хатны ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиевага тапшырган. Ә министр “Үзегез салыгыз” дип әйтте. Ә бит мәчетләрне төзергә хөкүмәт ярдәм итә. Бүген элита өстән кушылган фәрманга гына буйсына. Ә бераз бәйсез һәм фикерли белгәннәре безнең якка авыша. Ләкин аларны исемләп атыйсым килми. Әгәр дә масса-мәгълүмат чараларында тәңречелек турында язылып, аның турында аңлатмалар булып торса, бу юнәлештә алга китеш сизелер иде. Өстән тәңречелек турында халыкка сөйләргә, аңлатырга кирәк, халык үз асылына кайтсын дигән әмер булса галим һәм язучылар тәңречелек турында язарлар иде.

— Хакимият каршымы Сезгә?

— Каршы дип әйтмәс идем, ләкин якламыйлар да. Рөхсәт сорап, Тәңре йортны да сала алмагач, безне бер ничек тә хакимиятнең сөекле бәндәләре дип атап булмый. Матбугатта тәңречелек күтәрлеми. Үзем берничә басма башлыгына тәңречелек турында материаллар урнаштыру сорап килгәч, тискәре җавап алдым. Ел саен Иске Казан җирендә “Таңбатыр” лагере оештырыла. Мөселман яшьләре көннәре узганда аларны Минтимер Шәймиев та, Идел округы буенча Русия президентының вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов та килеп, сәламли. Зур акчалар түгелә, ярдәм дәүләт дәрәҗәсендә башкарыла. Ә “Таңбатыр”?! Аны энтузиастлар үз акчасына оештыра. Һәм шул ук вакытта лагерьга милиция, санэпидстанция хезмәткәрләре килеп, тикшерү, тентү уздыра. Болай да акчалары булмаган оештыручыларга штраф салалар.

— Тәңречеләр артында махсус хезмәтләр тора дигән сүзләр дә яңгырый...

— Торса, безгә бераз булышырлар иде. Милләткә файдасы тияр иде. Ләкин тәңречелекне керттүгә юл куймаячак алар.

— Тәңречелекнең киләчәге бар дип уйлысызмы?

— Әгәр дә татарлар күзен ачарга теләсә, тәңречелеккә кайтырга озак түгел. Теләк кенә кирәк. Ул акчалата чыгымнар да таләп итми. Ислам безне басып алмаган вакытта безнең үз җирләрбез, дәүләтебез булды. Үзебез үзебезгә хуҗа идек. Ислам һәм христиан дине белән бергә дәүләтебез юкка чыкты. Җиребездә чит халыклар яши, безнең белән идарә итә. Телебез бетеп килә.

— Тәңречлек ул мәҗүсилек белән бер. Безнең халык ул этапны үтеп, исламча яши башлаган. Тәңречелек идеясен тарату халык арасында артта калганлык кебек кабул ителә.

— Ислам татарларга көчләп кертелгән дин. Әгәр дә чын күңелдән кабул ителгән булса, бүген безнең тормышыбыз гарәпләрнеке кебек, барлык гадәтләр дә аларныкы сыман булыр иде. Ә ул татарча сакланып калган. 1312 елны Үзбәк хан халыкны мөселманлыкка күндерам дип, хәтта хәтта исламга каршы торучы туганнарын да суеп үтергән. А тәңречелек тарафдарлары качкан. Ирекле рәвештә булмаган ул. Безнең бабайлар гасырлар дәвамында ата-бабалар рухына үз телләрендә теләк, дога кылсыннар да, аннары бер көн эчендә тотсыннар да гарәпчә теләк тели башласыннар. Андый юләргә санарга кирәкми безнең бабайларны. Үзбәк хан үлгәннән соң илдә гражданнар сугышы башланган. Алтын Урда таркаланга дәвам итә ул. Әби патша заманында исламчыларга берникадәр вәкаләт бирелгән булса да, халыкны исламга күндереп бетә алмадылар. Чөнки ул татарга ят дин. Ислам урынында христиан дине яисә иудаизм булса да, дәүләтебезне таркатыр иде. Ләкин язмыш шундый, тәңречелек урынына төркиләргә исламны тактылар.

— Бүген милләтләр алдында глобальләшү кебек проблема тора. Тәңречелек бу мәсьәләне ничек хәл итә ала?

— Һичшикесез, ислам гарәпләрне саклаячак. Теле дә, яшәү рәвеше дә, дөньяга карашына да туры килә ул. Шуңа да алар исламга ябышкан. Әнә Гыйракка америкалылар бәреп керде, ләкин бер ни эшлтә алмый. Халыкны күп кырдылар, ләкин үз кагыйдәләрен кертүгә, торышларын үзгәртүгә ирешмәделәр. Алар гарәпләрне америкалаштыра да, христианлаштыра да алмаячак. Япон белән кытайларны да берничек тә җиңеп булмаячак. Аларга глобальләшү курыныч түгел. Ә безнең ише таянычы булмаган милләтләр юкка чыгачак. Ләкин тормышка карата үзебезнең фәлсәфәбез калса, югалмаячакбыз. Гарәпчә изге китапларны укып, дога кылабыз, татарча яисә урысча сөйләшәбез, христианнар уйлап тапкан законнар буенча яшибез, европача киенәбез икән, безнең үз киләчәк караңгы.

— Бүген татар-мөселман, татар-крәшен бар, хәзер менә татар-тәңрече... Болайга китсә, тәмам бүленеп бетмәсме милләт? Начармы, яхшымы татарлар ислам белән яши.

— Ни өчен исламга каршы булмасы бу гамәл, аңа начар тәэсир итмәсме дигән сорау куела соң?! Ник алай? Безнең үз динебез бар бит. Ник аның турында кайгыртмыйбыз?! Ислам болай да татарның тормышын тар-мар итте. Әгәр дә үзенн мөселман яисә христиан дип санаган татарлар үз асылына кайтса, каршылык һич булмас иде. Тәңречелек бер-берсенә каршы булган ислам һәм христиан дине тарафдарларын, киресенчә, берләштер иде. Ислам яисә христиан дине, буддизм көчсезләнә дип кайгырырга кирәкми. Аның өчен борчылырга гарәпләр, индуслар бар. Безгә үзебезнекен уйларга кирәк. Исламда да, христиан динендә бар нәрсә дә куркытуыга нигезләнгән. Фәлән эшләмәсәң, шул булыр, бу булыр дип әйтелә. Ә тәңречелектә ул юк. Башка диннәргә карата нәфрәткә урын калмаган. Ә ислам белән христаинда ничек?! Тарихта җиһад сугышлары, тәре походлары турында мәгълүмат күп. Бүген дә каршы тора бу диннәр.

— Тәңречелек идеясе белән янучылар төрки халыкларны берләштерү турында хыяллана. Бүгенге көнне бу мөмкин хәлме?

—Төркияне төрки дәүләте итеп күрмим. Аның исеме җисемә туры килми. Фәлсәфә гарәпнеке, алфавит латинныкы, мәдәниятләрендә европа тәэсире нык. Кайда анда төркичелек?! Тормышка караш төрлечә булган очракта берләшү мөмкин түгел. Әгәр тәңречелек барсына да иңсә, берләшүгә ирешеп булыр иде.

Римма Бикмөхәммәтова.

газета “Ирек майданы” N 20. 14 ноября 2008 года. Казань.